3 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Суыткычка куймаска»: белгеч кояшта кызган телефонны ничек «коткарып» булуын аңлатты
Җәйге эсседә кояшта калдырылган смартфон бик тиз кыза. Бу исә аның ватылуына китерергә мөмкин. Физик Николай Зенченко “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
«Татмедиа» «Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабировның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты
-
Җәмгыять
«Алмаш гаилә» җыены татар гаиләләрен берләштерә
Казанның «Туган авылым» комплексында Казан мэриясе тәкъдим иткән «Алмаш гаилә» җыены узды.
-
МӨҺИМ
Алар яшькә карап тормый: быел мошенниклар Татарстан халкының 1,5 миллиард сум акчасын урлаган
Алар өчен ата да юк, ана да. Кеше хәсрәтеннән баеп яткан мошенниклар өлкәннәрнең дә, СВОда катнашучы гаиләләрнең дә акчасына кул суза, үсмерләрне корбан итүдән дә тартынып тормый. Россиядә яшәүчеләрне киберҗинаятьтән саклау буенча 2025 елның 1 июнендә гамәлгә кертелгән чараларга нәкъ бер ел булды. Нәтиҗәләре бармы? Эшне кайсы якка дәвам итәргә?
-
Яңалыклар
Ерак араны якынайтып: Казан белән Архангельскны туры очышлар бәйләде
Татарстан башкаласын һәм Архангельскны туры очышлар бәйләде. Очу рейслары 1 июньдә башланды һәм атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
-
Яңалыклар
300 миллион сум урлаган Украина мошенникларының ярдәмчесен тоткарлаганнар
Волгоградта яшәүче 34 яшьлек ир-ат дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелү буенча тоткарланган.
-
Яңалыклар
Белгеч укучыларның җәйге каникулын кыскартуга каршы чыкты
Җәйге каникулларны кыскартырга ярамый, чөнки балаларга уку елыннан соң ял итү өчен вакыт кирәк. «ТАСС» белән әңгәмәдә мондый фикерне Россия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог һәм Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
ДРКБ табиблары үз органнары суларга комачаулаган баланың гомерен саклап калган
Республика балалар клиник хастаханәсендә бик сирәк һәм куркыныч зәгыйфьлек – тумыштан диафрагма бүсере булган яңа туган балага операция ясаганнар. Бу хакта ДРКБның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Украина хәрбиләре рейс автобусына һөҗүм иткән: җиде кеше һәлак булган
Бүген – 3 июньдә Донецк халык республикасының Енакиево шәһәрендә фаҗига булган.
-
Яңалыклар
Мәгариф һәм фән министры республикада башлангыч сыйныф укытучылары җитмәгәнлеген әйтте
Татарстанда математика, рус теле, башлангыч сыйныфлар, чит телләр, физика, информатика, тарих, биология, химия укытучылары, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре аеруча кирәк. Бу хакта «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Фермерлар ягулык бәясеннән зарлана
Россиягә әлегә глобаль икътисад проблемалары түгел, Украина белән конфликт китереп чыгарган мәшәкатьләр зур зыян сала. Юк, сүз оборона чыгымнарының бюджетны авыр хәлгә куюы хакында бармый. Секвестр булган очракта да, хәрби чыгымнар киметелмәячәк. Илдә мотор ягулыгы җитешми. Бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр көннән-көн үсә.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Акыл эзләгәндә
Ниһаять, глобаль икътисадта рәсми рецессия билгеләре игълан ителә башлады. Евросоюзның иң куәтле дәүләтләреннән берсе – Франция эчке тулай продуктның 0,1 процентка кимүен таныды. Иң зур кимү Ирландиядә (–2%), аннан соң Литвада (–0,4%), Румыниядә (–0,2%), Швециядә (–0,2%). Германия икътисады беренче кварталда 0,3 процентка үскән дип санала.
-
МӨҺИМ
Акча янчыклары быел да үсүен дәвам итәчәк: кемнәрнең кесәсе калынаерга мөмкин?
Сизәсезме, юкмы: соңгы дүрт елда илдә яшәүчеләрнең реаль хезмәт хаклары дүрттән бергә диярлек арткан. Акча янчыклары быел да үсүен дәвам итәчәк дип фаразлана. Кайбер мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле илдәге һәр өченче оешма хезмәткәрләрнең айлык акчасын арттырган. Тагын шул кадәресе диярлек моны ел азагына кадәр эшләмәкче. Быел кемнәрнең кесәсе калынаерга мөмкин?
-
Яңалыклар
Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 955 мең сумга җиткән
Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда якынча 955 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат. Бу хакта«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».